ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бәйрәм барышында балалар Муса Жәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан аның  шигырьләрен сөйләделәр.

Февраль аенда  герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә.  Баландыш төп мәктәбендә 15  февраль көнне герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышлангач әдәби- информацион иртә үткәрелде. Бу чарада 2-6 нчы сыйныф укучылары катнашты.Алар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар.Кичә күңелле үтте. Китапханәче Мубаракшина Ф.Г.   М. Җәлилгә багышланган викторина да уздырды .

Тыл ветераннары, өлкән буын-  аларның әлеге эшләрен хуплап тора. 
Галиуллина Нәзирә, Мингаязова Тәнзилә апалар, балаларны бик зарыгып көтеп ала. Балалар да, әлеге эшләрне бик теләп һәм шатланып башкаралар.

Җир йөзендә бик сирәк очрый торган үсемлекләрне, хайваннарны, кошларны Кызыл китапка кертәләр. Алар саклауга мохтаҗ. Әңгәмәнең һәм китап күргәзмәсенең максаты: Кызыл китапка кергән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту, табигатькә карата сак караш тәрбияләү. 

Муса Җәлилгә 111 ел тулу уңаеннан  “Йолдыз сәгате” үткәрде. Уен өч  турдан торды. Беренче турда шагыйрьнең  биографиясенә бәйле даталарны ачыклау бурычы куелса, икенче  турда шагыйрьнең танылган шигырьләрен тану кирәк иде. Өченче турда укучылар “Җәлилчеләр”сүзенә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр төзеделәр. Бу уенда ике команда ярышты.  “Ромашка” командасы беренче урынга, ә “Йолдыз” командасы икенче урынга лаек булды. Уен барышында “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

2017 елның 15 февраль көнне “Родник” халыкка  социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы белән берлектә , “Безнең Ватан” дип аталган патриотик программа кысаларына таянып, балалар белән “Бүгенге Татарстан” дип исемләнгән өченче дәресләрен үткәрделәр. Шулай ук,  әлеге дәрес вакытында Әфганчылар көненә багышланган әңгәмә дә булды.

Дәреснең максаты: балаларда рухи-әхлакый сыйфатларны уяту.

Кичә КВН формасында узды. Анда “Субаш яшьләре” командасы һәм “Холодец” командасы  көч сынашты.

 Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды.

14 нче февраль көнне Баландыш авылы мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан бәйрәмгә багышлап “Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа” дип исемләнгән яшьләр белән сорауга-җавап кичәсе уздырылды. Кичәдә 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашты һәм “бер күрүдә гашыйк булып буламы?” дигән әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында төрле кызыклы фикерләр тыңланды. Кичә барышында авылыбыз яшьләре  күңелле уеннар белән бергә төрле халык биюләрен биеп күңел ачтылар, бер-берсенә бәйрәм белән котлап валентинкалар бирделәр.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларны  патриотик рухта тәрбияләү буенча  Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык дәвам итә. Рәсем, стенгазеталар конкурслары, төрле спорт ярышлары үткәрелә. Укучылар хәрбиләрчә атлап, сафта җыр белән үтәргә өйрәнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International