2017 елның 15 февраль көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы белән берлектә , “Безнең Ватан” дип аталган патриотик программа кысаларына таянып, балалар белән “Бүгенге Татарстан” дип исемләнгән өченче дәресләрен үткәрделәр. Шулай ук, әлеге дәрес вакытында Әфганчылар көненә багышланган әңгәмә дә булды.
Дәреснең максаты: балаларда рухи-әхлакый сыйфатларны уяту.