Муниципаль район тарихы

Район үзәге: Теләче авылы.

Мәйданы: 844,10 кв.км.

Халык саны: 13,6 мең кеше.

 

Адрес: 422080 Татарстан Республикасы, Теләче авылы, Ленин урамы, 46 йорт.

Телефон: (84360) 2-11-89, факс: (84360) 2-11-89.

E-mail: priomglav.tulachi@tatar.ru

 

 

Район турында

 

Хәзерге административ-территориаль берәмлек буларак, районның тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан башлангыч ала – Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Татарстан АССР составында Теләче районы оештырыла. Тик нибары 24 ел яшәп кала, РСФСР Югары Советы Президиумының 1959 елның 12 октябрендә  чыгарылган Указы белән ул таркатыла, аның территориясе, бүлгәләнеп, башлыча Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Татарстан Республикасының 1991 елның 28 ноябрендә гамәлгә кертелгән Законы нигезендә, аерым административ-территориаль берәмлек сыйфатында район яңадан торгызыла.

         Теләче районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә, Казаннан 78 чакрым ераклыкта урнашкан. Район Питрәч, Арча, Саба, Мамадыш, Балык бистәсе районнары белән чиктәш, 1160 кв. км мәйдан били. Иң якын булган Арча тимер юл станциясенә 39 км. Район территориясендә Мишә елгасы ага. Теләче районы аша Казан – Теләче – Байлар Сабасы, Казан – Теләче – Мамадыш, Казан – Яр Чаллы, Теләче – Арча юллары уза.

 

Халык саны

         Районда 13,6 кеше яши, шуларның 87,5 проценты – татарлар, 10,8 проценты – руслар, калган өлешен башка милләт кешеләре тәшкил итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Авыл хуҗалыгы

         Теләче районы нигездә авыл хуҗалыгы белән яшәүче төбәк. Районның авыл хуҗалыгы җирләре 58054 га мәйдан били, шуның 48700 гектары сөрүлек җирләре тәшкил итә. Игенчелек һәм терлекчелек төп табыш китерүче тармак булып тора. “Алан” ҖИҖ-е, “Игенче” ҖИҖ-е, “Август-Теләче” агрофирмасы алдынгы хуҗалыклардан саналалар.

 

 

 

 

 

 

Фән, мәдәният, тарих

         Якташлар – куренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре – районның бәһа биреп бетермәслек хәзинәсе. Теләче төбәге – Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисләре Рәүф Сабиров һәм Гомәр Байчурин, Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов; Социалистик Хезмәт Геройлары Гөлбикә Кәримова һәм Габделхак Галиев; академиклар Тәлгат Сираҗетдинов һәм Яхъя Абдуллин; профессорлар Наил Шәмсетдинов һәм Васил Гарифуллин; язучылар Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Мәхмүт Максуд, Нурислам Хәсәнов, Рашат Низамиев; җырчылар Нәфисә Васыйлова, Венера Ганиева, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, Рәсим Низамов; композитор һәм баянчы Фәрит Хатипов; спортчылар Ольга Князева, Шамил Сабиров, Сергей Тимофеев; журналистлар Нургали Булатов, Дания Гайнетдинова, Наил Хисамиев, Биектау муниципаль  районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкаларның кече Ватаны.

 

 

Муниципаль берәмлекләр

  Муниципаль район составына кергән муниципаль берәмлекләр

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 14 марты, 15:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International