“Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа”

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

14 нче февраль көнне Баландыш авылы мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан бәйрәмгә багышлап “Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа” дип исемләнгән яшьләр белән сорауга-җавап кичәсе уздырылды. Кичәдә 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашты һәм “бер күрүдә гашыйк булып буламы?” дигән әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында төрле кызыклы фикерләр тыңланды. Кичә барышында авылыбыз яшьләре  күңелле уеннар белән бергә төрле халык биюләрен биеп күңел ачтылар, бер-берсенә бәйрәм белән котлап валентинкалар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International