ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.14 февраль көнне бездә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Буратино белән сәяхәт” дигән ачык шөгыль булып үтте. Төп максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Кунакка ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р.. тә килгән иде. Ул балаларның чыгышын игътибар белн тыңлады. Ахырдан балаларга  алган белемнәрен тикшерү максатыннан төрле сораулар бирде, проыфилактик дәрес үткәрде, видеоролик күрсәтте. Ахырдан ул һәр балага бүләкләр өләште.

Югары Кибәхуҗа  балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп , ”Светафор иленә сәяхәт" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү,  уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла.  Дәресне карарга әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р. килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәтте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

Балалар бакчасында баланы дөрес итеп русча  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора. Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Балаларның ике телне дә яхшы белүләре мөһим.Эш дәфтәрләре балаларның уйлау,фикерләү сәләтен үстерүдә , аларның сүзлек запасын баетуда бик зур ярдәмлек. Балалар дәфтәрләр белән эшне бик яратып башкаралар .

Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!”акциясе оештырылды. Авыл халкы шәхси китапханәләрдән үзләре укыган китапларны бүләк итеп китерделәр. Бу акциянең максаты - алдынгы технологияләр заманы килүгә дә карамастан, китаплар бүләк итү  бик матур һәм кирәкле күренеш икәнен халыкка аңлату иде. Акциядә җыелган китаплар киң катлам укучыларга тәкъдим ителәчәк, ә балалар китаплары - Алан балалар бакчасына бүләк итеп биреләчәк.

Күргәзмәгә классик роман жанрында иҗат иткән язучылар - У. Шекспирның «Ромео и Джульетта», В.Гюгоның «Собор Парижской Богоматери» һәм башка рус һәм чит ил язучыларының мәхәббәт темасын яктырткан романнары куелды.

Күргәзмәгә Рәфкат Кәраминең “Очар кошлар белән янәшә”, “Гомер яшәр өчен”, “Өзелгән чәчәк”, “Яратуың чынлапмы” һәм башка  әсәрләре куелды. Аның халык тормышын тирәнтен чагылдырып язылган әсәрләре күп меңләгән укучылар күңелендә үз урыннарын таптылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International