Февраль аенда герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Баландыш төп мәктәбендә 15 февраль көнне герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышлангач әдәби- информацион иртә үткәрелде. Бу чарада 2-6 нчы сыйныф укучылары катнашты.Алар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар.Кичә күңелле үтте. Китапханәче Мубаракшина Ф.Г. М. Җәлилгә багышланган викторина да уздырды .