ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

       18 май   көнне  район мәгариф бүлеге методисты  Шөгаепова Г.М. Казан шәһәрендә үткәрелгән семинарда катнашты. Семинарда информацион системага кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләнде .

            17 мая на территории Большемешинской средней школы состоялось открытие учебно-полевых сборов для юношей-десятиклассников.

           В течение нескольких дней в нестандартных учебных условиях для юношей будут проходить теоретические и практические занятия по закреплению знаний и навыков, полученных ими на уроках ОБЖ.

           Руководит организацией учебно-полевых сборов методист отдела образования Фасхиев И.Р. Начальник палаточного городка на территории Большемешинской школы - Гатиятов Р.Р., учитель ОБЖ Тюлячинской средней школы. Занятия с участниками учебно-полевых сборов проводят учителя ОБЖ из школ района.

15 май көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы, методист Гараева Рушания Ринат кызы, өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанова Фәния Габделхак кызы “Өстәмә белем бирү учреңденияләрендә инклюзив белем бирү” дип исемләнгән Республика күләм семинарда катнашып таныклыклар алып кайттылар.  Галимҗанова Фәния Габделхак кызы  “Инвалид балалар белән эшләүдә эш нәтиҗәләре чыгару “ дигән темага чыгыш ясап Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

14 май көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, Бөтенроссия милләтара музыка һәм бию сәнгате конкурс- фестивалендә  катнашып кайттылар. “Сюрприз” бию коллективы 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

            12 май көнне Казан милли тикшеренү технологик университетында “КНИТУ ның Нобель өметләре-2017” X фәнни- тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсы булып үтте.Конкурста Кече Кибәхуҗа ,Олы Нырсы,Баландыш мәктәпләреннән барлыгы 8 укучы катнашты. Кече Кибәхуҗадан  Әскарова  Әдилә һәм Олы Нырсы мәктәбеннән Гиниев Айнур дипломнар  белән бүләкләнделәр. Эшләрнең җитәкчеләре физика һәм химия укытучысы Нигъмәтҗанова Х.Н. һәм математика укытучысы Давлетшина Т.М..

17-18 мая в на базе  ГАОУ «ЦППРК «Росток» г. Казани прошел семинар для  преподавателей и психологов, работающих в частных и государственных детских дошкольных и школьных учреждениях, практикующих в сфере консультирования и психодиагностики с детьми и взрослыми  по теме : «Стратегии и методы работы со сложными случаями в терапии детей и подростков ». Из нашего Тюлячинского детского сада №3 на семинаре приняла участие Баева А.Г. –педагог-психолог.Ведущий семинара – аналитический психолог, песочный терапевт, парный и семейный терапевт, руководитель представительства Ассоциации песочной терапии в Поволжье –Забалуев Артем Анатольевич (г. Санкт-Петербург).По окончании семинара всем участникам вручили сертификаты.

17 май көнне   Югары  Кибәхуҗа урта мәктәбендә Гаилә көненә багышланган спорт  бәйрәме уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен тану, аны ныгыту – тәрбиянең мөһим элементы булып тора. Чара барышында 6 сыйныф җитәкчесе Галимова С.М. укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм  традицияләре белән таныштырды. Әлеге спорт чарасында һәр гаилә үзеләренең ныклыгын,бердәмлеген исбат итте.

Агачларда бөреләр уянды, көннәр җылынды, чирәмнәр яшәрде, беренче умырзаялар баш калкытты. Җылы яктан кайткан кошлар  тагын да матуррак җырлый башладылар.  Кояш   нурлары иркәли, сөя, кәефне күтәрә.

            Һава торышы яхшы булган көннәрне балалар саф һавага чыга. Бүген алар танып-белү эшчәнлегендә төрле күзәтүләр ясады. Тәрбияче балаларга агачтагы бөреләрнең көннән-көн тиз ачылуын күрсәтте. Кояшның, һава температурасының агачларга ничек тәэсир итүен өйрәтте. Табигатьне саф һавада күзәтү балалар өчен бик кызыклы.

Ниһаять, яз тулы көченә ия булды. Бакча вакытында башкарылган язгы эшләр – җәен, көзен мул уңыш нигезе. Баландыш төп мәктәбе  бакчасында да бүген чөгендер, кишер, суган орлыкларын чәчү башланды.

Ата-аналар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавапны шушы күргәзмәдән  таба алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International