Ягымлы, кояшлы көннәре белән табигатькә яз килде.

2017 елның 19 мае, җомга

Агачларда бөреләр уянды, көннәр җылынды, чирәмнәр яшәрде, беренче умырзаялар баш калкытты. Җылы яктан кайткан кошлар  тагын да матуррак җырлый башладылар.  Кояш   нурлары иркәли, сөя, кәефне күтәрә.

            Һава торышы яхшы булган көннәрне балалар саф һавага чыга. Бүген алар танып-белү эшчәнлегендә төрле күзәтүләр ясады. Тәрбияче балаларга агачтагы бөреләрнең көннән-көн тиз ачылуын күрсәтте. Кояшның, һава температурасының агачларга ничек тәэсир итүен өйрәтте. Табигатьне саф һавада күзәтү балалар өчен бик кызыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International