14 май көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, Бөтенроссия милләтара музыка һәм бию сәнгате конкурс- фестивалендә катнашып кайттылар. “Сюрприз” бию коллективы 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.