Хәтерләр кабат яңара торган көн

 

       Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илебез өстенә тынычлык иңгәнгә 72 ел. Җиңү көнен 72 елдан соң каршыларга  ветераннар гына түгел, табигать үзе дә әзерләнде: кичтән яңгыр яуды, иртән исә җылытып, юлларны, сукмакларны  яшеллеккә төреп куйды. Табигать үзе дә тантана итте бу көнне.

9 май көнне район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды. Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле  кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә  чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде. Өлкәннәребезнең дулкыланулары йөзләрендә үк күренде. 

Соңгы яңарту: 2017 елның 11 мае, 10:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International