Өч өлештән торган элеге чара авылыбыз чишмәләренә багышланды. Беренче өлешендә чишмәләрнең табигый байлык, изге җир икәнлеге турында сөйләнде. Чишмәләр белән татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары да тыгыз бәйләнгән булуы турында мәгълуматлар җиткерелде. Икенче өлешендә «Авылым чишмәләре” альбомы буенча аларның килеп чыгу тарихлары белән таныштык. Соңыннан рухыбыз көзгесе булган чишмәләргә багышланган шигырьләр укылды, викторина үткәрелде. Укучылар чарадан чишмәләрне төзекләндереп, саклап, җәйге каникул чорында чистартып торырга сүз биреп таралыштылар.