Кышлаучы кошларга кышны үткәрү бик кыен. Шуңа күрә кошларга бу кыен чорда ярдәм кирәк. Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары “кошлар ашханәсе” булдырдылар. Алар әти- әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап мәктәп бакчасына элделәр. Кошлар бик теләп сыйланырлар һәм яз җиткәч безне үзләренең матур җырлары белән шатландырырлар.