Йолдызлы сәгать узды.

2024 елның 7 мае, сишәмбе

26  апрель  көнне Иске Җөри  авылы модель китапханәсендә  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан  “Пушкин картасы” кысаларында “Тебя бесценный наш Тукай чтит мир и чтит народ родной” дип  исемләнгән  йолдызлы сәгать узды.  Йолдызлы сәгаттә катнашучылар ике командага бүленеп, белемнәрен сынап карадылар: төрле биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, Тукайның шигырьләрен кычкырып укыдылар. Әлеге чараның максаты:   балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, язучының  әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү тора.  Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International