ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

22 – 25  нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиадасының йомгаклау туры узды. Халыкара олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныфы укучысы  Якупов Илсаф актив катнашты. Илсаф Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә  дә уңышлы чыгыш ясады. Илсаф  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗәдәге дипломына  һәм кыйммәтле буләкләргә ия булды.  Илсафны  бу мәртәбәле олимпиадага һәм бәйгегә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары  З.Н. Асадуллина белән Л.М. Якупова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

Бәйрәмдә районда узган Габдулла Тукай шигырьләре конкурсына нәтиҗәләр ясалды. “Бәби йоклату”, “Киленгә бирнә әзерләү” фольклор күренешләре куелды. Кулъяулык чигү, түбәтәй тегу, татар ризыклары пешерү буенча мастер –класслар узды. Кул эшләре, татар халык ашлары һәм китап күргәзмәләре әшләде. Туган телне, миллилекне саклау, гореф –гадәтләребезне кире кайтару буенча үзеннән өлеш керткән хатын-кызларыбыз  чыгыш ясады. Ахырдан бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Бакча балалары шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрация ясадылар,сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

На данном заседании выступили: руководитель Аппарата Совета Тюлячинского муниципального района Мубинов И.В., заместитель Руководителя начальник отдела по территориальному развитию и инвестиционной деятельности Исполнительного комитета района Миннигулов И.А., начальник МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района» Карпова Н.В., директор страховой группы АК БАРС МЕД Тюлячинского филиала Галимов Ф.Ф.

Бөек татар шагыйре Г.Тукай тууына  быел 132 ел, ләкин күп еллар узуына  карамастан, балалар бакчаларында балалары бу бөек шәхеснең иҗатын өйрәнәләр, шигырьләрен укыйлар, ел саен туган көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан 25нсе апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияче Зиннатова И.Н. бик матур, бай эчтәлекле әдәби кичә әзерләгән иде. Әлеге кичәдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар катнашты.

Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.  Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Ул безгә шактый зур иҗат мирасы калдырган . Аның әсәрләре безне акыллы, тыйнак булырга өйрәтә, табигать  һәм андагы барлык тереклекне яратырга өнди. Бүген Иске Җөри балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Чараның максаты: балаларны бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның әсәрләренә карата ярату хисе тәрбияләү.  Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,  әкиятләрен искә төшерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр.  Иң ахырдан әлбәттә инде бергәләп “Туган тел ” җырын җырладылар.

Бүген безнең, Шәтке балалар бакчасында,  шул көнгә багышлап балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар “Бала белән Күбәләк” ,  “Эш беткәч уйнарга ярый” , “Гәли белән Кәҗә”дигән шигырьләр бүенча төшерелгән мультфилимнар карадылар.“

Ил күләмендә аның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелә.   Кызганычка каршы, ул бик кыска гомерле булган. Шуңа да карамастан, бик зур мирас калдырган кешеләрнең берсе ул. Һәр татар баласы аның шигырьләрен укып үсә.  Бүгенге көнгә кадәр ул безнең милләтебезнең якты кояшы. Авыр тормышлы, авыру булса да, кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Аның истәлегенә һәйкәлләр ачыла, аның исеме белән урамнар атала, аңа багышлап дистә еллар буе чаралар үтә. Без күп милләтле Россиядә, күп милләтле Татарстанда яшибез.  Без татар булуыбыз  белән горурланабыз, башка милләт кешеләре белән дус-тату яшибез.

2018 елның 25 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Максабаш авылында яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр. Әлеге хезмәттә волонтерлар да актив катнаштылар. Җитез волонтерлар тиз арада өйдә тәртип һәм чисталык булдырдылар. Әби белән әнгәмә дә үткәреп алырга өлгерделәр. Аларны бигрәк тә сугыш чоры вакыйгалары бик кызыксындыра иде, чөнки   Бөек Җиңүгә тылдагыларның да зур өлеше кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International