ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

«Сайлаучы почмагы» -  сайлаучылар өчен сәяси һәм хокукый белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән  мәгълүмат чарасы булып тора.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 2 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

Ике команда арасында дүртәр егеттән торган ир-егетеләребез күңел биреп көч сынашты.Конкурслар арасында үзешчәннәр чыгышы күрсәтелде. Жюрилар тарафыннан урыннар һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

28 февраль көнне район мәдәниятенең 2017 елда ирешелгән уңышлары, борчыган мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшү-киңәшмә булды. Киңәшмәдә  Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Фатихович Зарипов, мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне  үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова,  район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинур улы  Хәмидуллин, район башлыгы урынбасары Айрат Гыйльфан улы Фәтхуллин, районыбыз депутатлары, район мәдәният  бүлеге хезмәткәрләре катнашты,  мәдәниятчеләрне борчыган  күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.

Бары тик математикада гына  балаларның   аң – белем эшчәнлеген, фикерләү сәләтләрен үстерүгә  зур мөмкинлекләр бар. Ә аларны кечкенә яшьтән үк формалаштыру  өстендә эшчәнлекне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре даими алып бара.

Бакчабызда балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе  нигезләре  салына.Балаларда өлкәннәргә, иптәшләренә карата  ярдәм итү хисе, чисталык-пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләнә. Уртанчылар төркеме балалары да бакчада бик теләп тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесенә булышалар. Көн саен чиратлап  дежур тору аларга бик кызыклы һәм җаваплы вазифа булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International