Бакчабызда балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе нигезләре салына.Балаларда өлкәннәргә, иптәшләренә карата ярдәм итү хисе, чисталык-пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләнә. Уртанчылар төркеме балалары да бакчада бик теләп тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесенә булышалар. Көн саен чиратлап дежур тору аларга бик кызыклы һәм җаваплы вазифа булып тора.