ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Алар А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр”әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, соңыннан концерт номерлары белән чыгышларын дәвам иттеләр. Аларның осталыкларына бакча эшчеләре дә, балалар да таң калып карап торды. Бу, әлбәттә, коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба да балаларга зур уңышлар, ә Теләченең икенче номерлы бакча хезмәткәрләренә шундый сәләтле балалар, сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүләрен теләп калабыз!

Мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән “Без Россия гражданнары” V Республикакүләм иҗади бәйгедә актив  катнашканы өчен Баландыш төп мәктәбенең 2 нче класс укучысы Тимербаев Раил Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф кулыннан рәхмәт хаты алды. (Җитәкчесе Тимербаева Ф.Р)

Чигү остасы Мингазова Галия апа сөлге чигү буенча мастер – класс күрсәтте. Ул сөлге чигүнең бөтен нечкәлекләрен аңлатты, серләренә төшендерде. Берләшмәгә йөруче ханымнар элеккеге җырларны җырлап, сөлге чиктеләр.

22 нче январьдә Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе укучылары VII нче онлайн «Дино» олимпиадада катнаштылар. Аны Учи.ру онлайн платформасы оештырды. Олимпиада 4 предметны эченә ала: математика, рус теле, әйләнә-тирә һәм эшмәкәрлек. Биремнәр стандарт булмаган фикерләүне үстерүгә юнәлтелгән. Без укучыларыбызга уңышлар телибез! Бу мавыктыргыч бәйгегә сез дә кушылыгыз! 

Әлеге чарада  Шармыш, Шәдке, Олы Мәтәскә һәм район мәдәният йорты  җитәкчеләре катнашып, өстәмә белем алып кайтты.

2018 елның 20 гыйнвар көнендэ Караширмә авылында яшәүче тыл ветераны Хаҗиева Гилембанат Фәйзи кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гилембанат апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2018 елның 10 январь көнендэ Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл  ветераны  Низамов Шиhап Җамали улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Шихап абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2018 елның 5 январь көнендэ Югары Саурыш авылында яшәүче ветераныбыз  Әхмәтҗанов Әгләмҗан Әхмәтҗан улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Әгләмҗан абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International