2018 елның 5 январь көнендэ Югары Саурыш авылында яшәүче ветераныбыз Әхмәтҗанов Әгләмҗан Әхмәтҗан улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әгләмҗан абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.