ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

"Эковесна - 2017" акция кысаларында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы бакча тирәлеген, Теләче авылы урамнарын, агачлыкларны чүптән чистарту өстендә үзләреннән зур өлеш кертә.Шулай ук агач утырту, аларның артык ботакларын кисү,  бордюрларны һәм агачларны акка буяу кебек эшләр дә читтә калмый. Чисталыкны саклау безнең кулларда, шуңа күрә үсеп килүче буынга табигатьне саклап калуның нигезләрен төшендерү безнең бурычыбыз!

Тирә - юньне чиста тоту өчен бик нык тырышлык таләп ителә.29  апрельдә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылары  белән язгы өмәдә катнаштык. Чистарып, яшәреп киткән тирә - юнь күңелләрне сөендерә.

Мәдәният  йорты  янәшәсенә  миләш, шомырт, балан  агачлары  утырттылар.

"Картаймагыз әле,Ветераннар.Сезгә тиеш әле бик күп назлар"дип исемләнгән очрашуның берсе Сәетшина Рәйсә апа янында үткәрелде. Укучылар аңа җырлар җырладылар,матур теләкләрен җиткерделәр. Рәйсә әбинең ике күзе дә күрми инде. Шулай булса да, күңеле күтәренке. Мәктәптә ятлаган шигырьләрен әле дә хәтерли, өйләп тә күрсәтте.

Бу эштә мәктәп укучылары катнашты. Соңыннан "Туган ягым - яшел бишек" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Татарстан Республикасы  Мәгариф  һәм фән министрлыгы игълан иткәнчә, 28 нче апрельдән республикабызда “Җиңү бакчалары” проекты старт алды. Сугыштан соңгы елларда алма бакчалары утырту  традициясе булган. Берничә буынны берләштергән, яшьләргә  Бөек Ватан сугышы истәлекләрен тапшыру максатыннан оештырылган бу проектны яклап, Баландыш төп мәктәбендә дә 25 төп агач утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International