ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Әлеге бәйрәмдә авыл халкы, укучы яшьләр  спортның  өстәл теннисы, кул көрәше, шахмат-шашка, аркан тарту кебек төрләрендә көч сынаштылар. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар урамда пешкән плов һәм кайнар коймак белән сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.

Территориальным отделом Управления Роспотребнадзора по РТ в Сабинском, Мамадышском, Кукморском  районах в  период с 13 по 17 марта 2017г. организована работа «горячей» линии  по вопросам защиты прав потребителей на тему  дистанционной торговли в Интернете и защиты потребительского рынка от опасной и фальсифицированной продукции. Телефон «горячей» линии 884(362 )2-39-40  с 8.00 час по 16.00 час.

Аның кебек әдипләр һәм аларның иҗаты әдәбиятта гына түгел,мәгариф-тәрбия системасында да зур урын алып торырга тиеш.Соңгы елларда Г.Ибраһимовның китапларын бик еш сорыйлар.Димәк,язучының язмышы һәм иҗаты әле дә халкыбызның йөрәк түрендә.Күргәзмә киң катлам укучыларга адресланган.

13 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә татар әдәбияты классигы, мәшһүр галим  Галимҗан Ибраһимовка 130 ел тулу уңаеннан аның иҗатын яктырткан  “Милләтемнең горурлыгы” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә Галимҗан Ибраһимовның төрле елларда язылган  “Кызыл чәчәкләр”, “Кешеләр”, “Тирән тамырлар”, “Алмачуар”, “Көтүчеләр” кебек әсәрләре урын алды.

Экология темасы хәзерге вакытта бик актуаль. Һәм аның турында балага кечкенә вакытыннан ук сөйли башлау яхшырак. Мәктәпкәчә  һәм мәктәп яшендәге балалар белән экологик шөгыльләрнең берсе- экологик темага лэпбук төзү: биремнәр яшерелгән кесәләр һәм конвертлар,төрле карточкалар булган кечкенә энциклопедия.Үзәк авыл китапханәсендә мин мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белергә тиешле нинди табигый ресурслар булуын, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен, хайваннарның яшәү тирәлеге белән бәйләнешен, безнең якта нинди хайваннарның “Кызыл китапка” кертелүен,экологик яшәү рәвешен эченә алган  экологик папка әзерләдем.

Март аенда аның тууына 130 ел тулды. 12 март көнне  Олы Мәтәскә китапханәсендә язучыга багышланган  “Ул әдәбиятыбызның соклангычы, кояшы, ае иде” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты чагылдырылды. Шулай ук язучы турында язылган башка төр материаллар да куелды.

Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дөньясында һәм фән өлкәсендә үзенә хас бөек урыны бар, ул илебез мәдәнияте дөньясында ихтирам казанган мәшһүр әдип һәм галимнәрнең берсе, безнең әдәбиятыбызның якты йолдызы. Китап-күргәзмәдәге материаллар, сезгә язучының иҗатын тирәнтенрәк өйрәнергә ярдәм итәр.

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты, төрле елларда чыккан китаплары куелды. Күп кенә әсәрләре китап укучыларда кызыксыну уятты.

Гүзәл затларыбыз ике командага бүленеп төрле кызыклы уен-конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм концерты күтәренке рухта узды.

22 марта 2017 года в соответствии с утвержденным графиком заместителем министра юстиции Республики Татарстан М.М.Ибятовым с 13.00 до 15.00 часов будет осуществляться прием граждан, проживающих в Тюлячинском муниципальном районе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International