12 марттан 20 мартка кадәр Шәтке авылы китапханәсе татар совет әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулу уңаеннан сезгә “Гүзәллек һәм яктылык җырчысы” дип исемләнгән китап-күргәзмә тәкъдим итә.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дөньясында һәм фән өлкәсендә үзенә хас бөек урыны бар, ул илебез мәдәнияте дөньясында ихтирам казанган мәшһүр әдип һәм галимнәрнең берсе, безнең әдәбиятыбызның якты йолдызы. Китап-күргәзмәдәге материаллар, сезгә язучының иҗатын тирәнтенрәк өйрәнергә ярдәм итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International