“Начар гадәтләргә урын юк!” - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы участок полицияләренең башлыгы Зиннатуллин Илнар Наилевич катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич йөрү вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.