“Президент спорт уеннары”

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

11-13 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 2005-2006 елгы укучылар арасында Рәсәйкүләм “Президент спорт уеннары”ның республика этабының финал туры булып узды. Ярышта республиканың Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Ютазы, Казанның Яңа Савин районы һәм Теләче районнары катнашты. Безнең район данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчелеге астында Теләче мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары яклады. Ярыш программасына кертелгән җиңел атлетика, шашка,йөзү, баскетбол, өстәл теннисы,гандбол һәм тег-регби кебек төрләрдә көч сынашып, безнең спортчыларыбыз түбәндәге уңышларга иреште: гандбол – 1 нче урын, тег-регби – 2 нче урын, өстәл теннисы – 4 нче урын, баскетбол – 6 нчы урын, җиңел атлетика – 7 урын, шашка – 8 нче урын һәм йөзү – 9 нчы урын.  Нәтиҗәләр буенча, төп спорт төрләреннән гомүмкомандалар арасында 9,өстәмә төрләр буенча 1 нче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International