28 октябрь көнне, Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина Олы Кибәхуҗа “Шатлык” балалар бакчасында кунакта булды.

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Китапханәче балалар өчен “Сөмбеләне кем белә?” темасына викторина үткәрде. Балалар яшелчә, җиләк-җимешләр турында табышмакларга җаваплар таптылар. Яфракларны танып-белү уенында катнаштылар. Бик теләп көзге муллык турында җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International