Авыл җыены

2017  нче елның 23 январендә Баландыш авыл жирлегенең авыл җыены булып узды. Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Р.М.Юсупов  авыл җирлегенең усеше, ирешкән эшләре, киләчәккә планнары белэн таныштырды. Шулай ук, Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Ю.Р. , Баландыш  балалар бакчасы мөдире Насибуллина Э.Н., Фельдшер – акушерлык пункты  мөдире Мухаметшина С.М., һәм башкаларның чыгышлары тыңлап утелде. Соңыннан, Теләче районы башлыгы Зарипов И.Ф. Теләче районында башкарылган эшләр, киләчәккә планнарын әйтеп узды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 3 феврале, 14:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International