Олы Мәтәскә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең Республикакүләм семинары булып үтте.

   2014 елның 28 октябрендә Олы Мәтәскә мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләренең Республикакүләм семинары булып үтте.

  Семинарда  Рита  Рифхат кызы  Дедюлева – Татарстан Республикасы  мәдәният министрлыгының  мәдәният  традицияләрен үстеру  республика үзәге бүлек мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре;

 Гали  Әхәт улы Габдрахманов- Татарстан Республикасы  мәдәният министрлыгының  мәдәният  традицияләрен үстеру  республика үзәге директоры урынбасары, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре;

 

  Даут Солтангәрәй улы Ихсанов – Теләче муниципаль  районы мәдәният бүлеге җитәкчесе   һәм күп кенә районнардан килгән методистлар катнашты. Семинарда  мәдәният йорты каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр һәм балалар театр коллективының эшчәнлеге,  шулай ук кул эшләреннән торган күргәзмә белән таныштылар. Кунаклар семинардан зур канәгатьләнү белән киттеләр.


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International