Бүләк Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Бүген районда юбилей медален Саурыш авылыннан Муса Шәрипов, Олы Нырсы авылында гомер итүче Гарифулла Гобәйдуллин, Күкчә авылыннан Таисия Сабирҗанова алды. Аларга бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фанис Закиров, район җитәкчеләре өйләренә барып тапшырды. Шулай ук районыбызның тыл хезмәтчәннәренә дә шушындый медаль тапшырыла башлады.