«Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре»

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Күкчә авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре» дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүчеләр Тукай истәлегенә багышланган шигырьләр укыдылар. Чара «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Китапханәдә шулай ук «Габдулла Тукай - татар шигърияте кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде, тәкъдим ителгән китапларга күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International