Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән утыз бишенче утырышы узды.

2020 елның 21 феврале, җомга
  1. нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән утыз бишенче утырышы узды. 2019 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 нче елга бурычлар  турында район Башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер - министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров Марат Азатович катнашты  һәм чыгыш ясады.

Утырышның көн тәртибе буенча шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Алан” җәмгыяте җитәкчесе, район Советы депутаты Фәсхетдинов Хәбир Нуретдинович һәм “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кулланучылар һәм эшкәртү кооперативы рәисе Хисмәтуллина Раилә Нәкиповналарчыгыш ясадылар.

Утырыш ахырында эш алдынгыларына республиканың һәм районның бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International