Медальләр тапшыру

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан 11 март көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә ветераннарга медаль тапшыру тантанасы үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Фәтхуллин А.Г ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшырды. Шулай ук котлау сүзләрен Теләче районы  ветераннар советы җитәкчесе Газизов М.М.,   халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Ф.М. һәм Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г. җиткерде. Укытучылар һәм  укучылар ветераннарга   әзерләгән концерт тамашасын күрсәттеләр. Концертны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен  сугышы ветераны Губайдуллин Гарифулла әйтеп узды.
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International