Шахмат белән шөгелләнү- ул аң үсешенә яхшы тәэсир итә, уйлау сәләтен үстерә, шахмат уйный белгән балалар дәресләрне тизрәк үзләштерә.

Шахмат белән шөгелләнү- ул аң үсешенә  яхшы тәэсир итә, уйлау сәләтен үстерә,  шахмат уйный белгән балалар дәресләрне тизрәк үзләштерә.  Шул уңайдан балаларның язгы  каникул көннәрендә  Айдар мәдәният йортында балалар арасында шахмат буенча ярышлар уздырылды. Әлеге ярышта оста уйнаучылар Хузина Әлфинә һәм Фаляхова Ләйсәннәр табылды. Уен барышында балаларның ни дәрәҗәдә кызып китүләре, шахмат уйнау тәртибенең асылына төшенүләре чагылды. Үзләренә файдалы шөгел табулары белән алар чиксез куандылар. 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International