2018 елның 10 февралендә Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында Олы Мәтәскә авыл җирлеге Советының 2017 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы оешма җитәкчеләре катнашты. Олы Мәтәскә авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
Соңгы яңарту: 2018 елның 13 феврале, 16:43