Сабантуй -2017.

1 июль көнне Олы Мәтәскә авылында ата-бабаларыбыздан калган халкыбызның милли бәйрәме “Сабантуй” булып үтте.Һәрвакыттагыча Сабантуйны авылыбыз мулласы Файзуллин Илнур Гәбделбәр улы ачып җибәрде, аннан соң Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Габдулла улы бәйрәм белән котлады. Мәйдан алдынгы уртасында хезмәтчәннәрне “Алан” һәм “ Тан” җәмгыятеннән килгән вәкилләр тәбрикләде. Сабантуй төрле уеннар, конкурслар һәм концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Сабантуйның баш батыры булып үзебезнең Олы Мәтәскә авылы егете Каримуллин Динар Ирек улы калды. Халык чын күңелдән ял итте. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар бәйрәмнән кәнәгать калдылар.

 

 

  

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 3 июле, 14:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International