“Кошлар безнең канатлы дусларыбыз”

1906 нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927нче елның 1 нче апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Шул унайдан, Баландыш төп мәктәбендә “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз”дип исемләнгән чара утте (оештыручы- Мөбәрәкшина Ф. Г.) . Әлеге чарада укучылар актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап таптылар ,ә соңыннан кош оялары конкурсы булды.Әйдәгез, кошларны саклыйк, ояларны һәм  җимлекләрне элик!

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 9 апреле, 08:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International