Армия сафларына озату кичәсе булып узды.

24 ноябрь көнне  Ямбулат авыл клубында Нигъмәтҗанов Радис Рамил улын армия сафларына озату кичәсе булып узды. Кичәдә Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А., җаваплылыгы чикләнгән “Нирус” хуҗалыгы рәисе  Сунгатуллин Р.М., Рәдиснең туганнары һәм авылдашлар катнашты. Булачак солдатның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калдылар. Кичә бик күңелле узды.


  



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International