2015 елның 8 сентябре көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов агитаторлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның төп темасы булып 13 сентябрьдә үтәсе Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле узидарә депутатларын сайлау мәсьәләсе торды. Районыбыз башлыгы авыл активының эшчәнлегенә зур бәя бирде. Киләсе сайлауларны да югары оешканлык һәм закон нигезендә үткәрүне азсызыклады.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:42