туган көн белән котладылар

15 сентябрь көнне Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены,”Урак һәм Чүкеч” алтын медале иясе Кәримова Гөлбикә  Гали кызының туган көне иде. Данлыклы хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе  Мөбинов И.В., Үзәк авыл җирлеге башлыгы Котников В.Н  һәм ООО Тюлячи Агро фирмасының директор урынбасары Шәрифуллин А.М. котладылар.

Кадерле Гөлбикә апа! Сезне  туган көнегез белән тәбрик итәбез! Сау - сәламәт булып, бу тормышта күңел тынычлыгы, кайгы - хәсрәтсез яшәргә язсын!

Сезне котлау безгә шатлык,

Сезне котлау - мәртәбә

Тәбрикләргә язсын Ходай, 

Әллә ничә мәртәбә.

Соңгы яңарту: 2016 елның 17 сентябре, 10:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International