Cонгы звонок янгырый - сихри аваз.
Ул гаҗәеп монсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
Баландыш төп мәктәбендә , 25 нче май көнне, 9 нчы сыйныфта укучы 2 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау чылтырады. “Соңгы кыңгырау” бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле бәйрәмнәрнең берсе . Бәйрәм белэн 9 нчы сыйныф укучыларын 1 нче сыйныф укучылары, әти -әниләр, Теләче информ җитәкчесе Ленар Йосыфович , авыл җирлеге башлыгы Рәшит Миннулович, мәктәп директоры Йосыф Рашидович һәм яраткан укытучылары котлады. "Соңгы кыңгырау" бәйрәме укучыларның күңелендэ гомер буе саклансын иде.
Соңгы яңарту: 2017 елның 26 мае, 13:45