Авылдашлар бик канәгать булып калдылар.

2 ноябрь көнне Субаш авыл китапханәчесе Петрова Лидия, китапханәгә йөри алмый торган китап укучыларның өйләренә барып, аларны газета - журналлар, яңа кайткан әдәби китаплар белән таныштырды. Алар газеталардан бигрәк тә "Безнең гәҗит", "Туганайлар","Казан утлары" газета -журналлларын үз иттеләр. Күбрәк әдәби китапларны алып килүне сорадылар.Яна кайткан китаплардан Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Җ. Дәрзаман "Җилкәнле көннәр", М.Маликова "Красный цветок", "Кая чабасың гомер юртагы", Зифа Кадырованың китапларын үзләренә укырга калдырдылар. Алар бик канәгать булып калдылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 7 ноябре, 09:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International