Авыл җирлеге турында

Географик урыны: Үзәк авыл җирлеге район үзәге - Теләче авылыннан көнчыгышка сигез чакрым ераклыкта , Казан-Уфа  шоссе магистраль юлыннан 3 километр,Казан шәһәреннән көнчыгышка таба 85 километр, Арча тимерьюл станциясеннән көньякка таба 38 километр ераклыкта урнашкан.Үзәк бистәсенең төньяк өлешеннән Кама елгасына коючы Мишә елгасы ага.


Узәк бистәсе тарихы:

1919-1923 елларда Теләче авылыннан сигез шәхси хуҗалык мишә елгасын ның сул як ярына килеп утыра. Бу вакытта торак пунктның исеме булмый әле. 1931 елда РСФСР Югары Советы Президиумы карары белән шушы торак пункт нигезендә башка төбәкләрдән килгән крестьяннар хисабына Сталин исемендәге совхоз оеша. Аның беренче директоры итеп Павел Феликсович Рудой билгеләнә. Шул  ук елны анда дүрт –биш гаиләлек барак рәвешендәге бер катлы йортлар төзелә башлый .Өч ел дәвамында хуҗалыкта берничә барак ,хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләре өчен ике фатирлы алты йорт, идәрә, ашхәнә һәм сиксән урынлык клуб урнашкан агач бина, алты кешелек  җәмәгатьчелек   мунчасы, пекарня сафка бастырыла. Исемсез авыл Узәк дип атала башлый. 1962 елның апреленнән совхоз Сталина В.И. Ленин исемен йөртә башлый. 1968 елдан Ленин исемендәге  тәҗрибә-җитештеру хуҗалыгы  дигән исем бирелде. 2005 елдан Агрофирма “ Вамин-Тюлячи” Ленин  бүлекчәсе дип атала. 1968-1969 уку елына кадәрУзәк бистәсендә башлангыч  мәктәп эшләп килә. Әлбәттә инде, ул елдан-ел ишәя баручу авылны канәгәтләндерә алмый башлый. Хуҗалыкның ул чордагы җитәкчесе, исеме бөтен Союзга данлыклы игенче ,Социалистик  Хезмәт Герое Габделхак Галиев  бик яхшы аңлый бу хәлне. Тик мәктәп салдыру өчен бюджетта  акча каралмаган.Монда да җае табыла ,җитәкченең партиянең өлкә комитеты алдындагы абруе ярап куя. 1968 елнын октябрь аенда сигез еллык яңа мәктәп ачыла.

               Узәк җирле узидарә территориясендә урнашкан авыллар тарихы шактый кызыклы. Мисал өчен,Шармыш авылын алыйк. Халык телендә йөргән риваятләргә караганда, бу урында бер рус алпавыты яшәгән. Ул анда матур  гына бакча тоткан. Бакчага дөньяның төрле кыйтгаларыннан кайтарылган чәчәкләр белән бергә кедр агачлары да була. Аларның берничәсе әле дә исән. Алма бакчасы да үз  урынында. Байның Маша исемле кечкенә кызы була Көннәрдән бер көнне Маша кабартылган шар белән уйнап,аның кулдан ычкынганын да сизми кала. Йорт таулы урында уршанканлыктан, шар аста  аккан инешкә тәгәрәп төшә. Маша, шарны алырга дип кулын суза, ләкин кинәт үзе дә суга төшеп батып улә. Шуннан соң бу инешне дә, авылны да Шар (шармыш)дип атый башлыйлар. Бай йорты торган урынга Бай Тавы (Барская Горка) дигщн исем тагылып кала. Шармыш авылында 1840елда вице-губернатор А.Жмакин акчасына төзелгән чиркәү дә бар. Аның архитекторы –рус классицизмының мәшхур вәкиле Петр Григорьевич Пятницкий(1788-1855) булган.

Шармыш авылыннан бик куп кенә куренекле  фән, мәдәният һәм хуҗалык эшлеклеләре бар. Шуларның берсе Социалистик хезмәт Герое-Капитонов Николай Михайлович-аңага бу исем  26 апрель 1971 елда бирелә.

                                                      

 

 

Сауш авыл тарихы:

Һәр төбәкнең буыннан-буынга сөйләнә торган күп төрле  риваятьләре була. Сауш авыл тарихына карата да байтак алар. Борынгы риваятьләр авылга мул сулы чишмә буена, ниндидер эзәрлекләүдән качып, ике кеше килеп урнаша. Алар, Сау һәм Рыш исемле мке кол, аның суы тәмле булуга таң калалар. Чишмәгә  Чакрак дигән сәер исем бирә  болар. Йорт салган  вакытта агач юнганнан калган йомычкылары Инеш буйлап агып киткән һәм аларны күреп, башка кешеләр дә килеп урнашкан. Авылга нигез салучылар хөрмәтенә, халык ике колның исемен кушып Саурыш, соңрак Коллар Саурышы дип атый башлаган. Еллар узган саен, чишмә буена урнашкан йортлар саны арта. Яңа авыл кешеләре аның суына өч тегермән дә корып җибәрәләр. Иң югарыдагысы – Йосыф, уртадагысы – Мәҗит, түбәндәгесен – Мотый дигән кешеләр сала. Көчләп чукындыру башлангач, Коллар Саурышы халкыннан иген иккән җирләрне, печән чапкан тугайларны тартып алалар. Күп еллар буена Алан, Балыклы авылы кешеләрен дә Мишә буена аяк бастырмыйлар. Барысы да чукынудан баш тарткан өчен үч итеп эшләнә. Авыл халкы кораллы отрядлар иярткән миссионерларның инде күрше-тирәдә булуы турында ишетеп яши. Чират үзенә җиткәнен дә сизә. Менә бер көнне атларга атланган кораллы кешеләр авыл капкасына килеп керә.  Араларында чылбырлы тәресен таккан поп та була. Ул, авыл халкын җыеп, саф татар телендә сүз башлый. Христиан диненә күчкән кешеләгә бушлай җир, терлек һәм акча вәгъдә итә бу. Ир-егетләрне хәрби хезмәттән азат итәргә дә булышачагын әйтә. Һәм тиз генә эшкәдә керешә. Үз янына авылның мөхтәрәм карты Ярми бабайны чакыртып, аңа тәрене үбәргә куша. Ярми бабай, кораллы кешеләрнең янаулы карашларыннан куркып, тәрегә иренен тидереп ала. Аннары, төкерә-төкерә, читкә китә. Моны күреп кораллы отряд башлыгы картны сыек чыбык белән шәпләп суктырырга куша. Ярми бабайны нык типкәлиләр дә әле. Менә шул хәлдән соң ул тора алмыйча үлә. Коллар Саурышында берү дә христиан диненә күчми.  Ярми бабайны бөтен халкы зурлап күмә. Аның урыны озак еллар изге урын дип санала. Ул урын хәзер картлар хәтерендә “Иске зират” исеме белән саклана. Христиан диненә күчмәгән өчен, миссионерлар Мишә буендагы барлык болыннарны, әрәмәләрне, шулай ук меңләгән гектар чәчүлек җирләрне алып, Мишә ярындагы аз гына йортлы Ключище урысларына бирәләр. Казан ханлыгы басып алганнан соң килеп урнашкан бер ничә дистә генә  йортлы әлеге авыл күрше-трәдәге барлык татарларны үзенә буйсындырып яши. Менә шул еллардан чыккан бер бәетне Коллар Саурышында озак еллар сөйләп йөриләр. Мишә буендагы көтүлекләр, күп кенә чәчүлек җирләре  Коллар Саурышы авылларына 1925 елда суд карары белән генә кире кайтарылды.


Авыл җирлеге турында гомуми мәгълүмат.

Бугенге көндә Узәк авыл җирлегенә 6 торак пункт керә: Узәк бистәсе, Алга авылы,Петровский бистәсе,Сауш һәм Шармыш авыллары.

Авыл җирлегенең мәйданы  126,08 мең кв.м.

Авыл җирлегендәбарлыгы 568 хуҗалыкта 1840 кеше яши, аларның 215-ше мәктәп укучысы, 143-че мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 431 пенсионер, 100 студент, 1058 эш яшендәгеләр, шуларның 240-авыл хуҗалыгында эшли,җитештерүчәнлек тармаганда -238 кеше эшли,эшсезләр-90кеше.2012 елның январь аеннан Узәк авыл җирлегендә 7 сабый туды,22 кеше улде.

Авыл җирлегендә бер гаилә фермасы төзелә. Аның җитәкчесе Алексеев Юрий Григорий улы.

Милли состав буенча авыл җирлегендә 72% татарлар, 26% руслар, 2% башка милләт вәкилләре яшиләр.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 17 августы, 09:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International