Халыкара инвалидлар көне

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.  “Игелек кылып яшик” дип исемләнгән  кичәгә тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны чакырдык. Мондый очрашулар һәркемнең үз сәләтен, һөнәрен күрсәтүе белән дә ямьле. Җыр-биюләр, соклангыч кул эшләре аларның матур күңел дөньясы, тырышлыгы, дөньядан ямь табып яшәве хакында сөйли. Бу кичәне   матур эшләр, күркәм гамәлләр чагылыш тапкан матур әдәбият әсәрләреннән торган “Изгелек ул беркайчан да тузмый торган хәзинә, бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья” дип аталган  китап күргәзмәсе дә бизәде. “Һәр йортка - китап” хәйрия акциясендә бәйрәмдә катнашкан инвалидларга  китаплар бүләк ителде.

Соңгы яңарту: 2015 елның 8 декабре, 08:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International