Инвалидлар декадасы айлыгы барышында 4 декабарь көнне Айдар мәдәният йортында "Күңел кылларына кагылсаң" дип аталган чарада физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр мәдәният йортыбызга чакырылган кунаклар арасында беренчеләр иде. Инвалидларның тормыш-көнкүрешен, хокукларын, аларны социаль яклау мәсьәләләрен кайгырту йөзеннән алар өчен чәй табыны һәм күңелле чыгышлар әзерләнде, үзләре дә сәләтләрен күрсәттеләр күңел ачтылар. Тирә- юньнән килгән игътибарлылыкны аларның шатлыклыкы күзләре үк әйтеп торалар иде.
Соңгы яңарту: 2015 елның 8 декабре, 08:52