"Карга боткасы"

Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә бүген дә, 2 апрель көнне, мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Көн салкын булгач, бәйрәмнең беренче өлеше фойеда узды. Кошларга багышланган Балалар шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Китапханәче кошларга кагылышлы аларга кызыклы сораулар бирде.Урамда казанда ботка пешерелде. Килүчеләр барысыда Бәйрәмгә( да олысы, кечесе дә) ботка белән сыйландылар.

   

   

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 4 апреле, 08:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International