Шушы көннәрдә «Куркынычсыз юлда йөрү”профилактикасы үзәге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. безнең бакчада булды. Алар мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Велосипедта йөрү үзенчәлекләре, үзяктырткыч элементларны куллануның әһәмияте турында зурлар төркемендә шөгыль уздырды. Балалар һәм тәрбиячеләр өчен бик күңелле, эчтәлекле булды бу очрашу. Соңыннан кунаклар тарафыннан өләшенгән истәлекле бүләкләрне алу балаларга икеләтә дә сөенеч булды. Юлда йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыйк!