Ә җәйне чәчәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен чәчәкләргә багышланган атналык була. Башланган атнабыз әнә шул темага. Балалар чәчәкләрне аерырга, аларның матурлыгына сокланырга өйрәнәләр. Матур шигырьләр ятлыйлар, табышмакларга җаваплар эзлиләр. Чәчәклекләрдән таныш булган чәчәкләрне эзлиләр, аларның гүзәллегенә хозурланалар.