Теләче муниципаль район Советының чираттагы 16 нчы утырышы узды.

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

19 нчы апрель көнне иртәнге 7.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 16 нчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.

Утырышта каралган мәсьәләләрдән:

“Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 2017 нче һәм 2018-2019 нчы еллар план чорына  бюджеты турында” Теләче муниципаль район Советының 2016 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”  һәм башкалар.

         Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мәсьәләләре палатасы рәисе Сөнгатуллин Н.М., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шиһабетдинова Ч.И. чыгыш ясадылар.

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International