Лагерьның унберенче көнендә вожатыйлар “Витаминнар иленә сәяхәт” темасына сәламәтлек минутында һәр витаминның әһәмияте турында сөйләделәр. Иртәнге аштан соң балалар авыл буйлап сәяхәткә чыгып, табигать кочагында хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Җәйнең беренче чәчәкләреннән мини-букет конкурсы үткәрелде.Көннең икенче өлешендә “Минем яраткан авылым” темасына проектлар эшләнелде.