25 май көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә "Альбатрос язмышы" китабы өчен 2004 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнүче, Миргазиян Юныска 90 яшь тулу уңаеннан, “Тел язмышы-милләт язмышы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә язучының китаплары урын алды, шулай ук тормыш һәм иҗат юлы белән танышу мөмкинлеге булдырылды.