25 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11 сыйныфның 5 укучысы өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар, укучыларның әти-әниләре катнашты. Укучыларны мәктәпне тәмамлаулары белән мәктәп дирекциясе, ата-аналар һәм килгән кунаклар тәбрикләде. Активист укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.