Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып музыка, сәнгать“фәрештәләре”, математика белгече һәм Шапокляк килгән иде, алар балалар белән төрле кызыклы мәсьәләр чиштеләр, биеделәр, уйнадылар. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм ахырында тәрбиячеләр балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп, күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.